22 июльдә көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, кыска вакытлы җил көчәя 15-20 м/с (Казанда 18 м/с ка кадәр), боз явуы ихтимал.
Яшен һәм яңгыр вакытында ышык урынннарга керергә тырышыгыз. Зур агачлар янында басып тормагыз. Юлларда сак булыгыз!
Теләсә нинди бәла – каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - «112»гә мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.