Мамадыш районының Җөри авылында гадәттәгечә ел саен үткәрелә торган "Питрау"керәшен мәдәнияте фестивале узды. Быел бу бәйрәм 27 нче тапкыр үткәрелә. Оештыручылар керәшен халкының бай гореф-гадәтләрен чагылдырган бай программа әзерләгән иделәр.
Татарстанда җәйге бәйрәмнәрне тәмамлаучы "Питрау" Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 елына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланып, патриотизм рухы белән сугарылган иде. Бәйрәмнең мактаулы кунагы - Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов булды, ул чарага гаиләсе белән килгән иде. Аны борынгы йола буенча – ипи-тоз белән каршы алдылар, истәлекле сувенирлар: кепка һәм фестиваль символикасы төшерелгән сөлге тапшырдылар. Республика җитәкчесен Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин озатып йөрде.
Фестиваль мәйданчыгының шактый өлеше халык һөнәрчелеге осталары күргәзмәсе өчен бирелгән иде. Кунаклар бөтен республика һөнәрчеләренең эшләнмәләре белән таныштылар, бигрәк тә Татарстанның тарихи һәм мәдәни биналарының агач макетлары кызыклы иде. Һәркайсы үзенең уникаль программасын тәкъдим итә торган ишегаллары күңеллле программалары белән халык күңелен ачты. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына аерым игътибар бирелде. Татарстан рәисе отпускка килгән хәрбиләрне сәламләде һәм Мамадыш районы халкының гуманитар ярдәм күрсәтү эшчәнлеге белән танышты.
Аңа маскировка челтәрләрен һәм мобиль мунчаны күрсәттеләр. СВО катнашучыларының берсе снаряд кыйпылчыгы аның портмонында тоткарланып калгач һәм документлар янында булган икона аның гомерен саклап калгач, үзенең коткарылуы турындагы күңелне нечкәртерлек вакыйга белән уртаклашты. Экспозицияләрне караганнан соң Рөстәм Миңнеханов үзәк сәхнәдә булды, анда традицион пролог булды. Быел ул керәшен баһадиры Горгерига багышланды, Ватанын һәм якыннарын яраткан һәркем герой була ала икәнлеген искәртте. Бәйрәмнең рәсми өлеше республиканың күренекле кешеләрен дәүләт һәм республика бүләкләре белән бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Фестивальдә бик күп интерактив мәйданчыклар эшләде. "Димче почмагы "аеруча популяр булды, анда теләүчеләр танышу өчен анкета тутырып калдырдылар, ә Мамадыш ЗАГС хезмәткәрләре аларга ярдәм итте. Биредә шулай ук уеннар һәм конкурслар уздырылды.
Гадәттәгечә «Керәшен чибәре – 2025» матурлык һәм талантлар конкурсында җиңүчене билгеләделәр. Татарстанның төрле почмакларыннан һәм күрше төбәкләрдән килгән катнашучылар үзләренең сәләтләрен, гореф-гадәтләрне белүләрен һәм керәшен мәдәниятен яратуларын күрсәттеләр.
Конкурста Мамадыш районыннан Ариана Кадыйрова җиңде.
Гадәттәгечә, судагы уеннар һәм ярышлар иң мавыктыргычлары булды. Катнашучыларга да, тамашачыларга да кызык булган уенннарны карарга сулыклар ярында бик күп кеше җыелган иде.
Иң төп вакыйгаларның берсе - милли көрәш буенча ярышлар булды, анда илебезнең иң көчле көрәшчеләр көч сынаштылар. Ир-атлар арасында Зәй районыннан Радик Сәлахов абсолют батыр исемен раслап, абсолют җиңүче булды. Үзенең көче, осталыгы һәм сынмас ихтыяр көче белән ул үзенең иң яхшылардан булуын тагын бер тапкыр исбатлады.
Бу җиңү Радик өчен «Питрау» да рәттән дүртенче һәм агымдагы елда алтынчы җиңү булды. Чараның хедлайнеры-Россия Федерациясенең атказанган артисты, автор-башкаручы Денис Майданов булды.