Хөрмәтле райондашлар, кадерле кунаклар, якташлар! Сезне чын күңелдән Республика керәшен мәдәнияте бәйрәме Питрау белән котлыйм.

2025 елның 19 июле, шимбә

Кадерле дуслар, карендәшләр, ХХVII нче Республика керәшен культурасы фестивале кунаклары!

Сезне чын күңелдән Республика керәшен мәдәнияте бәйрәме Питрау белән котлыйм. 27 ел эчендә бу вакыйга күпмилләтле Татарстанның мәдәни байлыгына әверелде, халкыбызның уникаль мирасын, халык традицияләрен, фольклорын торгызды, тулы бер буынны үзара бәйләде. Хәзер безнең җәмгыять  бердәмлегебезне, традицион кыйммәтләргә тугрылык күрсәтә, һәм мин Питрауның шундый булуына чын күңелдән шатмын: бу- мәхәббәт бәйрәме, дуслык, тынычлык фестивале. Бу дөньяны, миллионлаган россиялеләрнең тынычлыгын, балаларыбызның якты киләчәген бүген махсус хәрби операциядә якташларыбыз, Бөек илнең иң кыю һәм батыр уллары яклый һәм саклый. Ватанны саклаучылар елында сугышчыларыбызның, аларның туганнарының һәм якыннарының батырлыгы алдында баш иябез!

Быелгы бәйрәмебез Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, Ватанны саклаучылар елында үтә. Бәйрәмебездә керәшен фольклор ансамбльләренең, җырчыларның чыгышлары төрле ярышлар, конкурслар, патриотик рухтагы чыгышлар белән үрелеп бара. Бүген безнен белән, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез, аларның якынннары да булачак. Сезгә сабырлык, тизрәк җиңү белән исән-сау әйләнеп кайтуыгызны телибез.

Алга таба да Питрауның асылын саклап калыйк - аның үзенә генә хас булган аерым энергетикасы, чын йөрәктән чыккан моңлы җырлары һәм дәртле биюләре, халкыбызның таланты һәм бердәмлеге беркемне дә битараф калдырмасын. Бәйрәм рухы һәммәбезнең күңеленә барып җитсен, якты хатирә булып озак саклансын!
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле кунакларыбыз, кадерле якташларым, карендәшләрем!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International