Җөри авылында «Питрау – 2025» XXVII республика керәшен мәдәнияте бәйрәме кысаларында елның иң якты һәм көтелгән вакыйгаларының берсе — «Керәшен чибәре – 2025» милли матурлык һәм талантлар конкурсы узды.
Татарстанның төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән килгән кызлар милли киемнәрдә балкып тордылар, үз халкының гореф-гадәтләрен белүләрен, иҗади сәләтләрен һәм керәшен мәдәниятен чын күңелдән яратуларын күрсәттеләр.
Мамадыштан Ариана Кадырова «Кряшен чибяре – 2025» конкурсының җиңүчесе булды!
Икенче урында Питрәчтән Ангелина Мухина, 3 нче урыннга Башкортстан Республикасы, Бакалы районыннан Лиана Маркова лаек булды.
Шулай ук махсус бүләкләр тапшырылды.:
- Мамадыш районы буенча 1 урын-Арина Трушова
- Мамадыш районы буенча 2 урын-Кристина Грибакова
- "Иң уңган кыз" номинациясе - Анита Давыдова (Кайбыч районы)
- " On-line Керәшен чибәре" номинациясе-Арина Трушова
- «Иң сөйкемле кыз" номинациясендә -Кристина Грибакова .
Барлык катнашучыларны да котлыйбыз!