Мамадышта Ошма елгасы аша яңа автомобиль күпере төзелеше дәвам итә

2025 елның 18 июле, җомга

Мамадышта Ошма елгасы аша Чапаев һәм Октябрьнең 18 еллыгы урамнарын тоташтырачак яңа автомобиль күпере төзелеше дәвам итә. Хәзерге вакытта өрлекләр куялар.

Булачак күпернең озынлыгы 52 метр тәшкил итәчәк, ә аның киңлеге тротуарлар белән бергә 12 метрга җитәчәк. Проектта автомобильләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә уңайлы хәрәкәт каралган.

План буенча, күпер 2025 елның көзендә төзелеп бетәргә тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International