Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин Россия Герое Владимир Тесло белән очрашты

2025 елның 18 июле, җомга

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин ял вакытында хатыны Эльвираның туган ягына кайткан Россия Герое Владимир Тесло белән очрашты. Ул-безнең якташыбыз. Вадим Никитин офицерга истәлекле бүләк тапшырды, хәрби хезмәт һәм армиябезнең көн саен башкарган батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. Форсаттан файдаланып, район башлыгы Тесло гаиләсен иртәгә булачак Питрау республика бәйрәменә чакырды.

Владимир белән Эльвира Казанда,  кыз абыйсы Альберт янына баргач танышалар.  Альберт та үзен хәрби эшкә багышлаган, махсус хәрби операциядә катнашкан һәм яраланганнан соң Кырымда хезмәт итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International