Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин Пойкинода яшәүче Ирина Ивановна Архиповага «Татарстан Автономияле Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.
Быел якташыбызга 100 яшь тулды. Район башлыгы тыл хезмәтчәненә ныклы сәламәтлек теләде, дистәләгән балаларга фидакарь хезмәте, Ватан язмышына битараф булмавы өчен рәхмәт белдерде. Ирина Ивановна - башка берничә дәүләт бүләге, шул исәптән «Ана даны-Материнская слава» медале, Татарстанда югары дәрәҗәдәге ана билгесе иясе. Тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Максимович белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр. Якын арада «ТАССРның 100 еллыгы» медале белән Мамадыш районының тагын 7 кешесе бүләкләнәчәк.