Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин урып-җыю кампаниясенә әзерлек барышы турында сөйләде

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

Бүген Мамадыш районында "АПК Азык - төлек программасы” ҖЧҖ базасында комбайннанр парады узды. Урак алдыннан күркәм традициягә әверелгән бу чара механизаторларны, җитәкчеләрне һәм күзәтчелек ведомстволары вәкилләрен җыйды.

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин авыл хезмәтчәннәренә  мөрәҗәгать итте. Ул игенчеләргә урып-җыю кампаниясен уңышлы тәмамлауларын, һава торышының яхшы булуын һәм, әлбәттә, техникага сак карауларын һәм үз иминлекләрен саклауларын теләде.

Урып-җыю башланыр алдыннан, буш торудан, ватылудан саклану һәм уңышны югалтмау максатында, барлык техника җентекләп тикшерелә. Быел 110 берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы басуларга чыгар дип планлаштырыла. Игенчеләргә 30 мең гектардан артык мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар, шулай ук 10 мең гектарда техник культураларны вакытында  җыеп алырга кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International