Мамадышта "Питрау-2025" бәйрәменә әзерләнәсезме? 19 июльдә, шимбә көнне, бәйрәм итү урынына җәмәгать транспортының махсус рейсларында барып җитәргә мөмкин булачак.
Мамадыш-Җөри-Мамадыш маршруты буенча махсус рейслар бәйрәм тәмамланганчы 16:00 сәгатьтән эшләячәк. Башлангыч нокта: соңгы тукталыш "Дорожников" бистәсендә (ориентир – «Пекин»кибете). Автобуслар бөтен шәһәр аша барачак, маршрутта каралган барлык җәмәгать транспорты тукталышларында тукталышлар ясаячак. Юл бәясе: бер якка Билет 100 сумга төшәчәк. Мөһим: "Сабантуй" тамгасы язылган автобуслар эзләгез – бу сезнең бәйрәмгә туры рейсларыгыз!