Мамадышта «Герой атасы»республика күчмә күргәзмәсе эшли. Экспозиция «ММД» яшьләр үзәгендә урнашкан һәм 21 июльгә кадәр килүчеләр өчен ачык булачак. Фойеда махсус хәрби операциядә катнашучыларның 46 атасының портретлары урнаштырылган. Һәр сурәт-ул гади сурәт кенә түгел,ә мәхәббәт, горурлык һәм, әлбәттә инде, уллары өчен борчылу белән тулы тормыш тарихы. Мамадышта яшәүчеләрнең бу көчле тарихларга кагылу, гаилә бәйләнешләренең тирәнлеген тою һәм баш өстендәге Тыныч күкнең нинди бәя белән бирелүен аңлау мөмкинлеге бар. Бу көрәшүчеләргә генә түгел, ә аларны тәрбияләгән һәм аларга хак эшкә ышаныч биргән кешеләргә дә хөрмәт.