Яке авыл җирлеге башлыгы «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде

2025 елның 15 июле, сишәмбе

Бүген Мамадышта  гомумрайон планеркасы бүләкләүдән башланды. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин Яке авыл җирлеге башлыгы Рафаил Камил улы Низаметдиновка «Фидакарь хезмәт өчен» медален тапшырды.

Вадим Ильич, югары бүләк тапшырганда, Рафаил Камил улының территория үсешенә керткән зур һәм күпьеллык хезмәтен ассызыклады. Аның ттормыш юлы  туган Яке мәктәбеннән башлана, Буа техникумында дәвам итә. Белем алгач, Рафаил Камил улы үзен авыл хуҗалыгына багышлый: күп еллар ветеринар булып эшли , аннары  җирле авыл хуҗалыгы предприятиесен  җитәкли.

20 елдан артык ул Яке авыл җирлеген җитәкли, үз эшенә тугрылыгын һәм халыкның иминлеге турында кайгыртуын күрсәтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International