Мамадыш районында "Омар" агрофирмасы беренчеләрдән булып урып-җыюга керештеләр

2025 елның 15 июле, сишәмбе

Мамадыш районында "Омар" агрофирмасы хезмәткәрләре беренчеләрдән булып урып-җыюга керештеләр. 

Хәзер кышка чәчелгән шепкән (рыжик) җыю эшләре бара, бу кыйммәтле культураның 100 гектарга якыны чаптырылган инде. Югары күрсәткечләр һәм намуслы хезмәтләре өчен район башлыгы Вадим Никитин алдынгы хезмәтчәннәр Николай Загуменнов белән Федор Шестеркинны шәхсән үзе котлады һәм бүләкләде, аларга лаеклы вымпеллар һәм премияләр тапшырды. Әмма хуҗалыкта эш моның белән генә бетми! Шепкән җыю белән беррәттән, биредә көзге арыш уңышы өчен җирне дә актив эшкәртәләр һәм печән дә әзерлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International