Татарстан Республикасы Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин бергәләп «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты хисабына төзекләндерелгән өч дәрәҗәле «Нократ»комплексы территориясен карадылар. Пляж комплексы су коену сезонына һәм ял итүчеләрне кабул итүгә тулысынча әзер. Бассейнда җылылык алмаштыргыч алыштырылган, хәзер анда су температурасы +27°, джакузи, хамам ремонтланган, башка төр эшләр башкарылган. Су велосипедлары, катамараннар-барысы да район халкына һәм кунакларга хезмәт күрсәтә.
Яхшы һава торышын гына көтәбез!