Мамадышта күңелле бәйрәм узды

2025 елның 25 июне, чәршәмбе

«Татарстанда Җәй» республика проекты кысаларында Мамадыш халкы өчен ишегалды бәйрәме оештырылды.Кунакларга бай эчтәлекле программа әзерләнгән иде: җирле артистларның дәртле чыгышлары, алар барысына да яхшы кәеф бүләк иттеләр, иң кечкенә катнашучылар өчен күңел ачу уеннары һәм район җитәкчелеге белән җылы очрашу. Микрорайонда яшәүчеләрне ишегалды бәйрәме белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов котлады һәм йортлар буенча өлкәннәргә рәхмәт хатлары тапшырды.

Алдагы чараларны калдырмагыз! Афишаныhttps://leto2025.tatar/  сайтында күзәтегез һәм "Татарстанда җәй" программасының иң кызыклы вакыйгаларыннан хәбәрдар булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International