Мамадышта терлек азыгы эзерләү 84% тәшкил итә.

2025 елның 24 июне, сишәмбе

Мамадыш районында терлек азыгы әзерләү актив бара - бүгенге көнгә планнан 84% үтәлгән. Игенчеләр 10 506 гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр чабып алдылар инде. Барлыгы 12 683 тонна печән әзерләнгән, шуның 6 863 тоннасы-җәмәгать терлекләре өчен, ә 6 000 тоннасы шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен. Моннан тыш, 52 683 тонна сенаж әзерләнгән. Якын көннәрдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алдында терлекчелек хуҗалыкларын киләсе сезонга сыйфатлы азык белән тәэмин итү өчен беренче чабымны төгәлләү һәм икенчесенә керешү бурычы тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International