Дарья Зеленина-авылга ярдәм итү буенча яңа программада катнашучы. 28 яшьлек табиб Дарья Зеленина-шәһәрне авылга алыштырырга карар кылган белгеч кенә түгел. Аның тарихы авыл территорияләрен торгызу өчен уйланылган ярдәм чараларының никадәр мөһим булуын исбатлый. Бүген Дарья Мамадыш районының Соколка авылында яши һәм эшли, аның җаваплылыгында амбулатория, ике ФАП һәм 11 авылдан 642 пациент.
Бу шәһәрдән авылга күчү генә түгел, ә дөрес кара кабул итү, киләчәгең турында уйлау. Дарья тумышы белән Соколкадан, ләкин күп еллар Яр Чаллыда яши, госпитальдә эшли.
Шәһәрдән киткәч, ул туган авылына әйләнеп кайта — һәм пенсиягә чыккан бердәнбер табибны алмаштыра. Бу карарны аңлы рәвештә кабул итә. Эшнең күп булуы да, торак булмау да, көнкүреш кыенлыклары да куркытмый аны.
Хәзер Мамадыш районында эшли башлаган муниципаль инициатива Дарья тормышында хәлиткеч борылыш булырга мөмкин. Бу проектта авыл җирендә торак сатып алу яки төзү өчен 50% күләмендә субсидия каралган. Хәзер алар - программада катнашу өчен документлар әзерләүче 30 гаиләнең берсе. Әгәр субсидияне хупласалар, гаилә, ниһаять, үз йортын төзи алачак.
Дарьяның тарихы- шәхси батырлык үрнәге генә түгел. Бу бер кеше турында кайгырту дистәләгән кешенең язмышын ничек үзгәртә алуын күрсәтә. Аның авылга кайтуы йөзләрчә авыл кешесенә медицина ярдәме алу мөмкинлеген бирде.
Субсидия ярдәмендә Дарья авылда кала, өченче бала таба ала (аның инде икесе бар), һәм үзенең ата-бабалары җирендә йорт төзи алачак.
"Мин үземне монда кирәкле итеп хис итәм. Бу хис белән гомер буе яшәргә телим", - ди Дарья. Күптән түгел Соколкага Түбән Камадан аның абыйсы һәм апасы күченгән. Алар — пенсионерлар түгел, эшләргә дип кайтканнар. Дарьяның үрнәгендә күп кеше авылга кайту турында уйлана башлаган .
"Монда мин үземне файдалы, кирәкле итеп хис итәм. Бу хис белән гомер буе яшисе килә. Хәзер Мин авылны шәһәргә караганда яхшырак күргән әти-әниләрне яхшы аңлыйм. , Бабай белән әбигә чын күңелемнән рәхмәт белдерәм. Кайчандыр алар бирегә Томскидан күчкәннәр", - дип уртаклаша Дарья.
Мамадыш районындагы муниципаль инициатива Дарья Зеленина кебек белгечләрне авылда калдыру мөмкинлеге ул. Ә алар белән бергә — авылда тормышны саклап калу, кешеләргә ышаныч, ә балаларга киләчәк бирү.