«Бер минут тынлык»Бөтенроссия акциясе

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

2025 елның 22 июнендә Россия Федерациясенең барлык субъектларында бер үк вакытта Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә багышланган «бер минут тынлык» Бөтенроссия акциясе узачак.

Акция 27 миллион гражданның гомерен өзгән Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне саклауга һәм россиялеләрнең буыннар дәвамчанлыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

Мәскәү вакыты белән 12 сәгать 15 минутта бөтен Россия буйлап бер минут тынлык-бер минут кайгы минуты  игълан ителәчәк. Бер генә минутка илдә тормыш туктап калачак: кешеләр баш иеп, XX гасырның иң канкойгыч сугышын кичергән туганнарын һәм якыннарын искә алачаклар. Акция вакытында телевидение, радио һәм кабель каналларында тапшырулар өзеләчәк. Бу минутта, кагыйдә буларак, сәүдә үзәкләрендәге кассалар эшен туктата, җәмәгать транспорты һәм шәхси автомобильләр туктый, технологик процесс мөмкинлек бирә торган предприятиеләрдә эш туктатыла

. ❗Акция барлык россиялеләрне Бөек Ватан сугышы елларында халыкның батырлыклары турындагы хәтердә берләштерергә һәм буыннар арасындагы элемтәне ныгытырга тиеш.

үткәрү датасы: 2025 елның 22 июне

 вакыты: Мәскәү вакыты белән 12:15

дәвамлылыгы: 1 минут

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International