Татарстан Республикасының Мамадыш муниципаль районында 2025 елда башкарылган урман торгызу чараларының сыйфаты тикшерелде. Мониторинг «Экологик иминлек» милли инициативасының «Урманнарны саклау» федераль проектына керә торган «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты кысаларында үткәрелә.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны торгызу һәм урман үрчетү бүлеге белгечләре Кама урманчылыгы территориясендә урман культураларын техник яктан кабул иттеләр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, барлык эшләр дә гамәлдәге таләпләргә туры китереп һәм билгеләнгән срокларда башкарылган.