Мамадышта капиталь ремонт объектлары Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе контролендә.

2025 елның 19 июне, пәнҗешәмбе

Мамадыш районында Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе директоры Илнар Хафизов төзелеш һәм капремонт объектларын карап чыкты. Күчмә киңәшмәдә Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Гарипов, ГИСУ директоры урынбасары Илнур Кәлимуллин, шулай ук подряд оешмалары вәкилләре катнашты.

 Алар Тәкәнеш  авылындагы балалар бакчасы, район үзәк хастаханәсе, Мәдәният йорты , Малмыж авылында су торбалары сузу объектларында булдылар. Ремонт эшләренең барышы белән таныштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International