Белгечләр җитәкче белән бергә «Кызыл канәфер» Бөтенроссия инициативасында катнаштылар. Акция Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү, шулай ук аларның батырлыклары турындагы истәлекләрне мәңгеләштерү өчен оештырылган.
Бүлек җитәкчесе Алмаз Гарифуллин һәр хезмәткәрнең катнашуы зур әһәмияткә ия, дип ассызыклады. Ул билгеләп үткәнчә, мондый чаралар яшьләрдә патриотизм тәрбияләү, тарихи хәтерне саклау һәм сугыш елларында Ватанны саклаучыларга рәхмәт белдерү өчен мөһим.