Мамадышта куркынычсызлык чараларын көчәйтү турында фикер алыштылар

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

Район башлыгы урынбасары Ринат Сәмигуллин җитәкчелегендә террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды, анда төп мәсьәлә булып халыкны һәм инфраструктура объектларын потенциаль куркынычлардан саклау торды.

Хәрби комиссариатны саклауга, хезмәтләр арасында оператив мәгълүмат алмашуны җайга салуга һәм террорчылык һөҗүмнәре очрагында гамәлләрнең төгәл планын эшләүгә, шул исәптән пилотсыз очкычларны куллануга аерым игътибар бирделәр. Комиссия шулай ук БПЛА куллану куркынычы булганда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында халыкка мәгълүмат бирүнең мөһимлеген ассызыклады. Тулырак русча вариантта таныша аласыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International