Мамадыш районында яшәүчеләрдән чираттагы гуманитар йөк партиясе безнең солдатларга ирекле зонага җибәрелде

2025 елның 16 июне, дүшәмбе

Бүген Казаннан махсус хәрби операция зонасына, Донбасска чираттагы гуманитар ярдәм партиясе китте.Йөкне озатуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул гуманитар ярдәм составы белән танышты, озатып йөрүчеләр белән аралашты һәм аларга яхшы юллар теләде.

Колонна составында Татарстаннан 19 фура китте. Татарстанның шефлыкка алынган Лисичанск, Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләргә һәм СВОда катнашучы сугышчыларга гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы 300 тоннадан артык тәшкил итә. Шуның 20 тоннасын мамадышлылар әзерләгән. Колонна составында Мамадыш районыннангуманитар йөкне озатып  район башлыгы Вадим Никитин үзе китте. Мамадыш районында яшәүчеләрдән Курск юнәлеше сугышчылары өчен азык-төлек, шәхси гигиена чаралары, җылы кием, аяк киеме, бензин пычкысы, төзелеш материаллары белән тулы бер фура һәм СВО сугышчыларына гуманитар ярдәм белән тагын бер машинаны «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе»активистлары җыйды. Вадим Ильич  Мамадыш районында яшәүчеләргә һәм волонтерларга үз зонасында һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International