Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитинның медицина хезмәткәре көне белән котлавы

2025 елның 15 июне, якшәмбе

Хөрмәтле медицина хезмәткәрләре, Сәламәтлек саклау ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Бүгенге көндә 600гә якын хезмәткәр район халкына медицина хезмәте күрсәтә. Алар көн саен диагноз куялар, дәвалау курслары билгелиләр, тән һәм күңел авыруларыннан савыктыралар. Районның медицина хезмәткәрләре үз вазифаларын зур профессионализм, зур сабырлык белән башкаралар. Сезнең пациентларның рәхмәт сүзләре - моңа ачык дәлил. Бүген без горурланып әйтә алабыз: районыбызның медицина учреждениеләре республика стандартларына туры килә. Аларда без элек хыяллана гына алган җиһазлар барлыкка килде. Ике дистәдән артык авылда яңа ФАПлар ачылды. Күп кенә авыллардагы ФАп ларда  ремонт эшләре башкарылды.

Ихлас күңелдән сезгә игелекле хезмәтегездә уңышлар телим. Аның нәтиҗәләре безне мөмкин кадәр ешрак сөендерсен! Г*аиләләрегездә иминлек, тынычлык булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International