Мамадыш районыннан күп балалы гаиләләр циркта тамашада булдылар

2025 елның 13 июне, җомга

12 июньдә, Россия көнендә, Казан циркында беренче милли спектакль-«Мирас» фэнтези премьерасы узды. Тамашада Мамадыш районыннан 5 күп балалы гаилә булды. "Төрле хайваннарны күзәтү бик кызык  булды. Цирк артистлары башкарган трюклардан да, геройларның төсле костюмнарыннан күзләр камашты", - дип сөйләде тамашачылар.

      «Мирас» спектакле Россия көненә чын бүләк булды. Ул үзендә милли фольклор элементларын, заманча цирк номерларын һәм мавыктыргыч сюжетны берләштергән. Якты декорацияләр, музыкаль озата бару һәм актерларның талантлы уйнавы кабатланмас Тылсымлы атмосфера тудырды. Балалар һәм өлкәннәр геройларның маҗараларын сокланып күзәттеләр, алар белән  кайгырдыларр һәм  җиңүләренә шатландылар. Казан циркына бару Мамадыш районыннан күп балалы гаиләләр өчен күңел ачу чарасы гына түгел, ә мәдәнияткә һәм сәнгатькә тартылу, үз күзаллауларын киңәйтү һәм онытылмас тәэсирләр алу мөмкинлеге дә булды. Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин ярдәме белән бу көн балалар хәтерендә озакка калачак. Бәйрәм бик уңышлы узды, һәм сәфәрдә катнашучыларның барысы да уңай хис-кичерешләр белән өйләренә кайттылар. Күп балалы гаиләләр Мамадыш районы башлыгына онытылмаслык цирк тамашасын оештырган өчен, ә иң мөһиме — циркка бару турындагы балачак хыялын тормышка ашырган өчен олы рәхмәтләрен белдерәләр. Балаларга бүләк иткән шатлык һәм күңел ачу бәйрәме өчен рәхмәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International