Хөрмәтле Мамадыш районы халкы!
Сезне чын күңелдән Россия көне белән котлыйм! Бу бәйрәм-милли горурлыгыбыз, бердәмлегебез һәм Ватаныбызны яратуыбыз символы. Бу көнне без илебезнең данлы тарихын искә алабыз, ата-бабаларыбызның батырлыкларын хөрмәт итәбез һәм киләчәккә ышаныч белән карыйбыз. Россия көне-безнең һәркайсыбыз Ватаныбыз язмышы, аның чәчәк атуы һәм иминлеге өчен үз җаваплылыгын аңлый торган вакыт. Мамадыш районы - Бөек Россиянең аерылгысыз өлеше. Биредә хезмәт сөючән, талантлы һәм үз эшенә бирелгән кешеләр яши, алар иҗади хезмәтләре белән районыбыз һәм бөтен илебез үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертәләр. Бу бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим! Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм татулык, ә йөрәкләрегездә туган җиргә мәхәббәт булсын!
Россия Көне белән!
Хөрмәт белән, Мамадыш муниципаль районы Башлыгы В. И. Никитин