Бүген Мамадышта социаль хезмәткәрләрне котладылар.«Мамадыш»совхозының авыл мәдәният йортында аларның авыр, әмма шундый мөһим хезмәтләренә багышланган тантаналы чара узды.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Артур Ефимов социаль хезмәткәрләргә җылы котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул аларга мохтаҗларга көн саен күрсәткән игътибарлары һәм кайгыртучанлыклары өчен рәхмәт белдерде. Үз эшенә иң җаваплы һәм тугры хезмәткәрләрне аларның фидакарьлеге һәм профессиональлеге өчен бүләкләр белән билгеләп үттеләр.