Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин Түбән Тәкәнеш авылында социаль әһәмияткә ия объектларның төзелеш мәйданчыкларында булды.

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин Түбән Тәкәнеш авылында социаль әһәмияткә ия объектларның төзелеш мәйданчыкларында булды. Биредә республика программасы буенча балалар бакчасына капиталь ремонт ясала. Мең квадрат метрдан артык мәйданлы бинаның түбәсе яңартылган, тәрәзәләре һәм җылыту системасы алыштырылган, керү урыннары җиһазландырылган. Хәзер электр монтажлау, бизәү һәм вентиляция эшләре алып барыла, алар 84% ка башкарылган. Ремонт тәмамланганнан соң янәшәдәге территорияне төзекләндерү һәм яңа җиһазлар сатып алу планлаштырыла. Шулай ук Түбән Тәкәнештә табиб амбулаториясенә капиталь ремонт башланды. Бинаны тулысынча реконструкцияләү район сәламәтлек саклау системасын модернизацияләүдә мөһим адым булачак һәм заманча дәрәҗәдә медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International