«Татарстанда Җәй» республика проекты кысаларында Мамадышта Ишегалды бәйрәме узды, ул Красноармейская һәм Азин урамнарындагы йортлар арасындагы мәйданчыкта оештырылды.
Бәйрәм азагында Вадим Никитин иң активларга - Мөхетдинов Раим Ильяс улына, Мозаффарова Равия Нурмөхәммәт кызына, Габдрахманова Флера Нурулла кызына Рәхмәт хатлары тапшырды.
Нәкъ менә шундый битараф булмаган кешеләр ярдәмендә күршелек һәм уңайлылык атмосферасы тудырыла да инде.