«Защитники Отечества» фонды мамадышлыга протез сатып алырга ярдәм итте

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

Сугышчан бурычны үтәгәндә авыр яраланган махсус хәрби операция ветераны Игорь Киселев аяксыз кала. Аны үзенең бәласе белән бер ялгызын калдырмадылар – «Защитники Отечества» фонды мамадышлыга протез сатып алырга ярдәм итте.

Хәзер ветеранга ике протез ясыйлар: берсе - көндәлек тормыш өчен электрон, икенчесе - физик активлык белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә торган спорт протезы. Протезлауның заманча технологияләре тормыш сыйфатын шактый яхшырта, һәм Игорь ирекле хәрәкәт итә генә түгел, ә актив тормыш рәвеше алып бара да алачак. Фонд ярдәменнән тыш, ветеран дәүләттән һәрьяклап ярдәм ала. Әйтик, кыш көне аның үтенече буенча ишегалды территориясен реагентлар белән эшкәрткәннәр, өйдән тукталышка кадәр юл куркынычсыз булсын өчен – бозлавык протезлы кеше өчен җитди киртә булырга мөмкин. Моннан тыш, Җиңү көненә Игорь азык-төлек җыелмасы, шулай ук Мамадыштагы Җиңү парадына  чакыру алды, бу Ватанны саклаучылар турында тагын бер игътибар һәм кайгырту билгесе булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International