Бүген Район башлыгы Вадим Никитин шәхси сораулар буенча гражданннарны кабул итте

2025 елның 10 июне, сишәмбе

Бүген Район башлыгы Вадим Никитин  шәхси сораулар буенча гражданннарны кабул итте. Кабул итү барышында аз керемле һәм күп балалы гаиләгә торак бирү, МХО да катнашучының өй түбәсен ремонтлау, йортсыз хайваннар өчен приют ачу, җир законнарына кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Вадим Ильич һәркемне игътибар белән тыңлады, тиешле хезмәтләргә һәм бүлекләргә бирелгән мәсьәләләрне хәл итү өчен йөкләмәләр бирде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International