Россия көне алдыннан һәм " Без-Россия гражданнары!"акциясе кысаларыда, Мамадышта 14 яшькә җиткән яшьләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру булды. Балаларга беренче паспортларын Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Артур Ефимов тапшырды.
Артур Михайлович үзенең чыгышында паспорт алуның зур дәрәҗә генә түгел, ә ил һәм җәмгыять алдында зур җаваплылык та икәнлегенә басым ясады. Ул яшь гражданнарны Россия традицияләрен дәвам итәргә, уңышлары белән аның бөеклеген ныгытырга, алынган документка сакчыл карарга һәм Россия Федерациясе законнарын үтәргә чакырды.
Балаларны беренче документ алулары белән махсус хәрби операция ветераны Фәнил Мәүҗүтов та котлады. "Яңа гражданнарны чын күңелдән котлыйбыз! Бу истәлекле көн яңа казанышлар һәм җиңүләр өчен этәргеч булсын. Сезгә укуыгызда, иҗатыгызда, спортыгызда һәм башлангычларыгызда уңышлар телибез", - диде Фәнил Фәрит улы.
Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.