«Росмолодёжь.Гранты: Микрогранты» конкурсы старт алды.

2025 елның 10 июне, сишәмбе

«Росмолодёжь.Гранты: Микрогранты» конкурсы старт алды.

2025 елның 1 июненнән 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр үзләренең социаль, мәдәни, мәгариф һәм экологик проектларын гамәлгә ашыру өчен 300 000 сумга кадәр грант алуга гариза бирә алалар. Конкурс 19 тематик юнәлешне үз эченә ала.

Гаризалар кабул итү 2025 елның 30 июненә кадәр «Россия яшьләре»фдаис платформасында дәвам итәчәк. ⁣

Конкурс нәтиҗәләре 24 августтан да соңга калмыйча игълан ителәчәк, ә җиңүчеләр исемлеге шул ук көнне булачак.

⁣ Проектлар 2025 елның сентябреннән гамәлгә ашырыла башлаячак һәм 2026 елның августында тәмамланачак.

⁣ Сайтта күбрәк белегез: https://myrosmol.ru/events/7e5c87db-159d-4c2e-b161-65d5ba4e181e

⁣ Үз идеягезне тормышка ашыру һәм илнең яшьләр сәясәте үсешенә өлеш кертү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International