Мамадыш шәһәре 2 нче лицейның җиденче сыйныф укучылары класс җитәкчеләре Фаягөл Талипова белән Кояшлы Анапага ял итәргә киттеләр.балалар
«Бердәм сыйныф серләре» конкурсында җиңеп, «Глобус» балаларны савыктыру лагерына бушлай юллама алдылар. Татарстан мәктәпләренең 5-11 сыйныфларының ата-аналар комитетлары өчен оештырылган әлеге конкурс яшь буынны тәрбияләүдә мәктәпләр һәм ата-аналар арасында хезмәттәшлекнең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклауга һәм таратуга юнәлдерелгән иде. Конкурста катнашу һәм Җиңү 2 нче лицейның 7 нче сыйныф ата-аналар комитетының бердәмлеге һәм активлыгы нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Балаларны лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз һәм аларга якты тәэсирләр, яңа дуслар һәм Кояшлы кәеф белән тулы онытылмаслык ял телибез!