Татарстанда «Күрше фест» конкурсы дәвам итә. Әгәр дә сез үз ишегалдыгыз өчен онытылмас бәйрәм оештырырга хыялланасыз икән, сезнең бу хыялыгызны чынга ашыру мөмкинлеге бар.
Конкурска май башында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов старт бирде. Хәзер республиканың һәр кешесе үзенең "Күрше фест" организ оештыру өчен 500 мең сум күләмендә грант өчен көрәшә ала.
Нәрсә эшләргә кирәк? Барысы да гади! Гаризаны электрон формада куршефест.рф сайтында тутырыгыз.
Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, чөнки гаризалар кабул итү 2025 елның 15 июнендә тәмамлана.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны һәм гариза формасын сез dvor.tatar/konkurs/. сылтамасы буенча табарсыз.
Ашыгыгыз, сезнең ишегалды үзенең бәйрәмен көтә!