Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитинның социаль хезмәткәрләр көне белән котлавы

2025 елның 8 июне, якшәмбе

Хөрмәтле социаль хезмәт хезмәткәрләре һәм  ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Сезнең һөнәрегез - зур сабырлык, күңел юмартлыгы һәм чиксез шәфкатьлелек таләп итә торган чын бурыч ул. Сез көн саен мохтаҗларга кайгыртучанлык күрсәтәсез. Авыр, әмма шундый мөһим хезмәтегез, теләсә нинди һава торышында, барлык авырлыкларга да карамастан, сезнең ярдәмегезне   көтүчеләр өчен вакыт һәм көч табуыгыз өчен аерым рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә.

Сезнең эш-ул бернинди күрсәткечләр белән дә үлчәп булмый торган реаль ярдәм һәм кеше җылысы. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә иминлеге һәм игелекле миссиягез өчен яңа көч телим. В. И. Никитин, Мамадыш районы башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International