Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин хәйрия акциясендә катнашып, 200 гаиләгә 2025 елның икенче яртыеллыгына «Нократ» һәм «Вятка» район газеталарына язылу бүләк итте.
Монда районыбыз авылларында һәм Мамадыш шәһәрендә яшәүче күпбалалы гаиләләр, МХО катнашучыларның гаиләләре, авыр тормыш хәлендәге гаиләләр бар. Бу район газетасы өчен дә зур ярдәм булды. Чөнки елдан ел язылучылар саны кими, халы, бигрәк тә яшьләр, яңалыклар белән онлайн форматтта танышып баруны кулай саныйлар.
Газета редакциясе Вадим Никитинга якташларының ихтыяҗларына игътибары һәм район журналистикасы традицияләрен саклап калуда ярдәме өчен ихлас рәхмәтен белдерә. Мондый инициативалар кешеләргә вакыйгалардан хәбәрдар булу мөмкинлеге биреп кенә калмый, хакимият белән җәмгыять арасындагы элемтәне дә ныгыта.
"Бу бүләк – газета гына түгел, ул безне истә тотулары һәм кайгыртулары", – дип уртаклашты акциядә катнашучы гаиләләрнең берсе.
Мондый проектлар цифрлы технологияләр чорында да басма сүзнең кече шәһәрләр һәм авыллар тормышының мөһим өлеше булып калуын искә төшерә.