Россия ҖҮФХИнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең 17 нче колония-җирлегендә тегү остаханәсенең яңа модульле бинасын ачу тантанасы булды. Объект рекордлы срокларда – расланган графиктан тайпылмыйча, нибары өч айда төзелеп беткән.
Проект ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов, төбәк прокуроры Альберт Суяргулов ярдәмендә, шулай ук Россия Юстиция министрлыгы, ФСИН һәм Татарстан Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турындагы килешү кысаларында гамәлгә ашырылды.