29 майда СФРның Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин моңа кадәр производствода җәрәхәт алган республиканың берьюлы 23 кешесенә автомобиль ачкычлары тапшырды.
СФРның Татарстан бүлеге тарафыннан автомобильләр сатып алу һәм бирү — производствода бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә зыян күргән яки хезмәт эшчәнлеге чорында һөнәри авырулар алган гражданнарны медицина, һөнәри һәм социаль тернәкләндерү төрләренең берсе.