Балаларны яклау көнендә "Яшьлек" скверы шатлыклы авазлардан гөрләп торды. Биредә әлеге искиткеч бәйрәмгә багышланган күңелле чара узды. Балалар өчен төрле кызыклы конкурслар, бәйгеләр уеннар оештырылган иде. Бәйрәм лотореясында яхшы бүләкләр уйнаттылар.
Бәйрәмнең онытылмаслык атмосферасын булдырырга Яр Чаллыдан талантлы кунаклар: дәртле аниматорлар, сөйкемле җырчы Ирина Кольцова һәм харизмалы алып баручы Булат Якупов ярдәм итте. Алар бу көн балаларның һәм аларның ата-аналарының хәтерендә озакка калсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшләделәр.