Мамадышта көрәш буенча республика олимпия резервы мәктәбе бинасына капиталь ремонт ясау дәвам итә. Бүген анда бөтен Татарстаннан 300дән артык бала шөгыльләнә - Европа һәм дөнья беренчелекләрендә җиңүчеләр, БРИКС уеннары чемпионнары.
"Яшьләр һәм балалар"милли проектының бурычларыннан берсе-яшьләрнең белем алуына шартлар тудыру, аларның талантларын үстерү һәм үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр тудыру. Шунысы игътибарга лаек, бу эштә дәүләт кенә кызыксынмый, моңа бизнес йөз тота. Безнең мәктәпкә Рифат Мотыйгуллин зур ярдәм күрсәтә, - дип сөйләде учреждение директоры Евгений Алипов.
Исегезгә төшерәбез, бинаны ремонтлау узган ел башланган иде. 2024 елда төзүчеләр җылыту системасын алыштырырга, бинада вентиляцияне җайга салырга һәм котельныйны ремонтларга өлгергән. Бу сезонда түбәне алыштыру һәм фасадны яңарту планлаштырыла.