Мулимин- керәшен халкының беренче җәйге бәйрәме. Ул "молебен" сүзеннән алынган дип фаразлана.
Мамадыш районының Колощы авылы керәшеннәре үзләренең беренче җәйге бәйрәмнәренең берсен — Мулимунны — быел 31 майда билгеләп үтәчәкләр. Ул Троицага бер атна кала үткәрелә. Элек бу бәйрәм өч көн буе дәвам итә торган булган. Беренче көн-бөтен тирә-яктан туганнар җыелган очрашу көне. Икенчесе-зиратка бару. Иртә белән поп килеп, һәр ыругның догаларын укый иде.
Өченчесе-кунакларны озату.
⛪ ️ Иртәнге 8: 00 дә бәйрәм намазы башлана. Бу көнне чара кунаклары догалар укуда һәм фатихалар алуда катнашачаклар. Кич белән "Авыл көне"булачак.