Мамадыш җәйгә әзерләнә: парк һәм скверларны төзекләндерәләр

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

Җәйг килеп тә җитте. Пикниклар,  һәм табигатьтә ял итү чоры бу. Коммуналь хезмәтләр шәһәр халкы өчен уңайлы һәм имин шартлар тудыру өчен җәмәгать территорияләрен актив тәртипкә китерә.

"Мамадыш ТКХ" хезмәткәрләре «Яшьлек» скверын, яр буен  һәм башка популяр ял итү урыннарын төзекләндерү белән шөгыльләнәләр. Үлән чабу, чәчәк түтәлләре йомшарту, шулай ук үсемлекләргә көн саен ике тапкыр су сибү эшләрен башкарарлар. Спирт заводы артындагы яр буендагы яшел үсентеләрне «яшел ишегалды»ширкәте карый. Бу зона аерым игътибар һәм даими хезмәт күрсәтүне таләп итә.

Көньяк микрорайонындагы Җиңү паркы район мәдәният бүлеге контролендә. Быел ул төзекләндерү өчен бөтенроссия онлайн-тавыш бирүдә катнаша, һәм мамадышлыларның аны үстерүгә ярдәм итү мөмкинлеге бар. Тавыш бирергә түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк: gorodsreda.tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International