Мамадышта чик саклаучылар көнен билгеләп үттеләр

2025 елның 28 мае, чәршәмбе

28 майда Россиядә гадәттәгечә чик сакчылары көне билгеләп үтелә. Быел ФСБ чик буе хезмәтенә 107 ел тулды. Бу вакыйга уңаеннан Мамадышта хәрби комиссариат янында урнашкан чик сакчылары һәйкәле янында тантаналы митинг һәм концерт программасы узды.

Чарада Мамадыш районы хәрби комиссары Андрей Сенкевич, Мамадыш районы Чик сакчылары берлеге рәисе Рөстәм Зиннәтов, чик буе хезмәте ветераннары һәм җирле халык катнашты. Катнашучылар һәлак булган чик сакчыларын искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар һәм  чик сакчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Рәсми өлештән соң кунакларны концерт программасы көтә иде. Чик сакчылары көне – Ватаныбыз чикләрен саклаучыларның батырлыгын һәм тугрылыгын искә төшерә торган мөһим бәйрәм.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International