Июньдә ничек ял итәбез: бәйрәмнәр һәм ялларны күчерү турында

2025 елның 27 мае, сишәмбе

Татарстан халкы җәйнең беренче аенда гадәттәгедән күбрәк ял итә алачак. Республиканың җитештерү календаре нигезендә, июньдә ике кыскартылган эш атнасы һәм ике кыскартылган эш көне каралган.

 Беренче кыска атна: 3-7 июнь:

5 июнь(пәнҗешәмбе) - 1 сәгатькә кыскартылган эш көне;

6 июнь (җомга) - ял көне (Корбан бәйрәме)

Икенче кыска атна:- (10-14 июнь):

11 июнь (чәршәмбе) — 1 сәгатькә кыскартылган эш көне

🔹12 июнь (пәнҗешәмбе) - ял көне (Россия көне)

🔹13 июнь (җомга) - өстәмә ял көне (8 марттан күчерелгән)

Шулай итеп, биш көнлек эш атнасында татарстанлылар июнь аенда 12 көн ял итә алачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International