Мамадышта геройлар истәлеген мәңгеләштерделәр

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Мамадышта махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгәндә батырларча һәлак булган 4 нче мәктәпне тәмамлаучыларны искә алдылар.

 Беренчеләрдән булып мобилизацияләнгән Бахтыбәк Бекниязов 2023 елның 26 ноябрендә вафат булды, 2024 елның 21 июнендә хәрби Артем Гуня вафат булды. Ватанны саклаучылар исемнәре язылган мемориаль такталарны бүген Илназ Хәбибрахманов хөрмәтенә куелган Истәлек билгесе белән бер рәткә куйдылар. Район башлыгы Вадим Никитин якташларыбызның батырлыгы белән бәйле тантаналарның әһәмиятен билгеләп үтте.

- Алар гражданлык бурычларын лаеклы үтәделәр. Аларның кыска гомерләрендә зур батырлыкка урын бар иде, аңа һәркем дә батырчылык итмәс. Безнең бурычыбыз - аларны истә тоту, рәхмәтле булу, - диде Вадим Никитин. Исегезгә төшерәбез, бүген махсус операция зонасында 500дән артык якташыбыз хезмәт итә. Быел яз Мамадыш районында  һәлак булган хәрбиләр хөрмәтенә тантаналы рәвештә беренче стелалар ачылды, спорт чаралары дәвам итә, өченче мәртәбә солдат аналары слеты узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International