Кичә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» бәйрәме узды. Быел бу вакыйгага барлыгы 25 мең кеше җыелган иде. Кунаклар өчен бәйрәм концерты, «Казан Кремле» музей - тыюлыгы җыентыгыннан «Коръән-гармонияне җәлеп итү» күргәзмәсе, Бөек Болгар шагыйре Кол Галигә һәм аның атаклы «Кыйссаи Йосыф» әсәренә багышланган күргәзмә, борынгы болгарларның чүлмәк әйберләре күргәзмәсе, Гарәп каллиграфиясен өйрәнү буенча интерактив мәйданчык әзерләнде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган күргәзмә аерым урын алды. Болгарга район башлыгы Вадим Никитин белән бергә Мамадыш районыннан зур делегация килде. Монда дин әһелләре, волонтерлар, МХО дә катнашучыларының ата-аналары һәм башкалар нкатнашты.