«Фонарь» - алгы фронтта: ничек итеп МХО солдаты сугышта шигырьләр яза башлаган.

2025 елның 19 мае, дүшәмбе

Алексей Захаров Мамадыштан Ватанны сакларга гади солдат булып киткән, ә шагыйрь булып кайткан. Аның пуля сызгыруы астында туган шигырьләре хәзер китап булып чыгар.

Сугыш туктап торганда - юллап язылган шигырьләр

Алексей үзенең беренче шигырьләрен 13 яшендә үк яза — мәхәббәт, яшьлек хыяллары турында.

Ләкин сугыш бөтен нәрсәнең астын өскә китерде. 2024 елның августында ул МХО гә «Фонарь» кушамыты белән китә — "караңгылыкны яктырту өчен". Һәм бу яктылык шигырь булып туалар

. Окопларда, шартлау тавышлары астында, ату тавышлары кебек кыска юллар туа — бизәүсез, ялгансыз. Дуслык, югалтулар, курку һәм өмет турында. Ул яклаган тормыш турында. "Анда матур метафораларга вакыт юк, — дип таный Алексей. Анда ничек хис итсәң, шулай язасың. Башкача ярамый." 

Хәзер Захаров Мамадышта-яраланганнан соң ялда. Ләкин монда да ул иҗатыннан аерылмый. Аның яттан укыган шигырьләре (аларны сугышта язып алырга вакыт юк иде бит) тиздән китапка әвереләчәк. Район хәрби комиссары Андрей Синкевич җыентыкны бастыру идеясен хуплады. "Бу шигърият кенә түгел, - ди Синкевич. Бу сугышның дөресе, аны һәркем ишетергә тиеш."

Алексей дөресен әйтә: тылда язу катлаулырак.

Алгы сызыкта булган адреналин да, чиксез ихласлык та юк. Ләкин ул җаваплылык тоя — һәлак булган иптәшләре алдында, сугышны беркайчан да күрмәгән кешеләр алдында. "Әгәр минем шигырьләрем бер кешене генә булса да уйланырга мәҗбүр итсә, димәк, юкка түгел", — ди солдат — шагыйрь.

Хәзер "Фонарь" көч җыя. Яңадан яктыртыр өчен — сафта да, шигърияттә дә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International