Мамадыш районында авыл хуҗалыгы техникасына техник карау узды

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

2025 елның 7 маенда Татарстан Республикасы Мамадыш районының Түбән Ушма һәм Югары Ушма авыл җирлекләрендә үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник карау үткәрелде.

Тикшерүгә 49 берәмлек техника тәкъдим ителде, шуларның 43е тикшерү узды. Баш тартуның төп сәбәпләре – тормоз системасының төзексезлеге, яктылык сигнализациясе, шиннарның тузуы һәм янгын сүндергечләр яки аптечкалар булмау. Тикшерү вакытында аерым игътибар түбәндәгеләргә бирелде:

- руль идарәсенең һәм тормозларның төзеклеге;

- яктылык һәм тавыш сигналларының эшли алуы;

- шиннар торышы;

- агрегат номерларының документларга туры килүенә;

- янгын сүндергечләр, аптечкалар һәм тракторчы таныклыклары булу.

Тикшерү узмаган техника хуҗаларына хокук бозуларны бетерү өчен күрсәтмәләр бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International