Хөрмәтле тантаналы митингта катнашучылар, кадерле якташлар, мөхтәрәм ветераннарыбыз, бәйрәмебез кунаклары!
Сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңү бәйрәменең 80 елллыгы белән котлыйм!
Хөрмәтле мамадышлылар! Илебез язмышы, аның киләчәге өчен һәрберебез җаваплы. Бүген Җиңү көнен бәйрәм иткәндә без моны аеруча ачык күрәбез һәм аңлыйбыз. Бүген бу тантанада катнашучы һәркем үзен җиңүче дип саный ала, һәм ул хаклы. Менә 80 ел дәвамында бу бәйрәмгә карата булган тирән хөрмәт хисләрен буыннан буынга тапшырып барабыз. Бабаларының батырлыгы турында горурланып сөйләү че балаларга карагач, киләчәгебезнең ныклы, якты булачагына тагын бер кат инанабыз. Безнең киләчәгебез батыр, курку белмәс, җиңүгә омтылучы яшьләр кулында! Туган илен чынлап яратучы, аның белән горурланучы буын без! Бщйрщм белщн, хцрмщтле якташларым, матур киләчәк, тыныч күк йөзе, имин тормыш телим!
Хөрмәтле тантаналы митингта катнашучылар, кадерле якташлар, мөхтәрәм ветераннарыбыз, бәйрәмебез кунаклары!
Сезне ихлас күңелдән Бөек Җиңү бәйрәменең 80 елллыгы белән котлыйм!
Хөрмәтле мамадышлылар!
Илебез язмышы, аның киләчәге өчен һәрберебез җаваплы. Бүген Җиңү көнен бәйрәм иткәндә без моны аеруча ачык күрәбез һәм аңлыйбыз.
Бүген бу тантанада катнашучы һәркем үзен җиңүче дип саный ала, һәм ул хаклы. Менә 80 ел дәвамында бу бәйрәмгә карата булган тирән хөрмәт хисләрен буыннан буынга тапшырып барабыз. Бабаларының батырлыгы турында горурланып сөйләү че балаларга карагач, киләчәгебезнең ныклы, якты булачагына тагын бер кат инанабыз. Безнең киләчәгебез батыр, курку белмәс, җиңүгә омтылучы яшьләр кулында! Туган илен чынлап яратучы, аның белән горурланучы буын без!
Бәйрәм белән, хөрмәтле якташларым, матур киләчәк, тыныч күк йөзе, имин тормыш телим!