Мотоциклчылар колоннасы китәр алдыннан тантаналы митинг булды. Сәламләү сүзе белән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Вадим Никитин чыгыш ясады. Вадим Ильич әлеге чараның тарихи хәтерне саклау һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү өчен мөһимлеген ассызыклады. Шулай ук район башлыгы, һәлак булганнарны искә алу мөмкинлеген һәм район халкының бердәмлеген ныгыту ысулын күреп, мондый мотоузышларны даими үткәрергә тәкъдим итте. Мотоузышта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.